Соры челән колониясе – Татарстанның зоология табигать истәлеге ул. Колония 1960 еллардан билгеле, Яшел Үзән районында, Куйбышев сусаклагычының көнбатыш ярында урнашкан. Сумка соры челән колониясе – республикада иң зурысы, аны 1977 елдан өйрәнәләр.
Кошлар нарат урманында оя кора, анда шулай ук юкәләр, имәннәр һәм каеннар да очрый. Бер агачта бер үк вакытта 13 ояга кадәр булырга мөмкин, барлыгы исә колониядә 300-400 данә тирәсе исәпләнә.
ХХ гасыр уртасына кадәр челәннәр, промысел балыкларының кыйммәтле токымнарын ашап, кешеләргә зарар китерә дигән ялгыш фикер була, шуңа күрә кошларны актив рәвештә юк итәләр. Ләкин соңрак челәннең, авыру балыкларны гына юк итеп, шул рәвешле сулыкларны чистартучы, чып-чын сулыклар санитары булуы исбат ителә.
Чыганаклар:
http://oopt.aari.ru/oopt/Колония-серой-цапли-0
https://tatarica.org/ru/razdely/priroda/ohrana-prirody/sumkinskaya-koloniya-seroj-capli