Табигать белеме

Яңа Тинчәле сөркә колониясе

Яңа Тинчәле сөркә колониясе

Яңа Тинчәле сөркә колониясе – төбеннән Олы Тилчә инеше ага торган ерым. Сөркәләр яши торган табигать истәлеге Татарстанның Буа районында Яңа Тинчәле авылы янында урнашкан.

Ерымның озынлыгы – 5 км, киңлеге – 10–20 м, шуның өстенә сөзәклекләре биек – 20 м га кадәр. Җирле туфрак уңдырышлы, кара, шуңа күрә сөркә-байбакларның яшәү урыны үсемлекләргә бай. Биредә үләннәрнең 109 төре, шул исәптән чәчәкләр – янарчәчәк, биек андыз, болын канәфере – очрый.

Яңа Тинчәле сөркә колониясендә кошларның һәм имезүчеләрнең Кызыл китапка кергән берничә төре яши. Мәсәлән, кыр карчыгасы (ерткыч кош) һәм тимгелле йомран.

Колония территориясендә терлекләр утлап йөри, шуңа күрә чүп үләннәре тарала.

Галимнәрнең күзәтүләре буенча, әлеге территориядә сөркәләрнең саны арта.


Чыганак:

http://oopt.aari.ru/oopt/Ново-Тинчалинская-сурковая-колония