География

Террасалар

Террасалар

ТЕРРАСАЛАР (латинчада terra – җир)

Рельеф формалары, елга үзәннәре сөзәклекләрендә, күл һәм диңгез ярларында аз гына авыш яткан мәйданчыклар. Террасалар составында шулай ук терраса киртләчен – су агымы ягына таба берникадәр текә яр (аның бөгелешен яр кашы дип йөртәләр) һәм эчке җөй – террасаның рельефның югарыдарак урнашкан башка элементлары белән тоташу урыннарын билгелиләр.

Татарстан территориясендә елга (эрозияле-аккумулятив) һәм структур террасалар киң үсеш алган, ара-тирә күл террасалары очрый. Елга террасалары барлык елга үзәннәрендә дә очрый; аларның саны 1–2 дән 5–6 га кадәр җитә, Татарстан Республикасы территориясенең 19–20% ын тәшкил итә. Елга террасалары аеруча Идел, Кама, Ык, Зәй, Чишмә, Зөя елгалары үзәннәрендә үсеш алган. Тугайга нисбәттә нинди биеклектә урнашуына карап, түбән (1 нче, 2 нче) һәм югары (калганнары) тугай өсте террасаларына аералар, болары – элеккеге тугайлар. Эрозия базисы түбәнәйгәндә һәм елга тарафыннан тигезлекнең яңа профиле ясалганда елга юлы җир кабыгын ерып керә һәм, нәтиҗәдә, тугайлар үзгәреп, террасалар хасил була. Экстремаль көчле су ташулар вакытында түбән тугай өсте террасалары кыска вакытка су астында калырга мөмкин. Иң борынгы һәм югары елга террасалары 1 миллион ел чамасы элек формалашкан.

Елга террасаларының киңлеге – кече елгаларда берничә дистә метрдан алып, Идел һәм Кама елгаларында 20–40 км га кадәр. Югары террасаларның өслеге, гадәттә, төрле процесслар: ерым эрозиясе, карст, эол белән бүлгәләнгән. Елга террасалары мөстәкыйль аллювиаль свита төзүче елга юлы, тугай һәм елганың элекке юлы фацияләре утырмаларының закончалыклы тезмәсен тудыручы аллювийдан тора. Кайвакыт террасалар аеруча 3 нче һәм 4 нче тугай өсте террасаларына хас булган бер-берсенә ятучы ике свитадан тора. Кайбер аллювиаль свиталар төрле чыгышлы (делювиаль, пролювиаль) яшьрәк утырмалар белән капланган. Елга юлы утырмалары – чуерташ-вакташ, вакташ-комсу материалдан, тугай һәм елганың элекке юлы утырмалары комсыл балчык һәм балчыктан тора.

Структур террасалар денудация процессларына тотрыклы известьташ һәм доломит пластлары чыгышларыннан барлыкка килгән һәм Бөгелмә яссы калкулыгында киң таралган. Күл террасалары аз үсеш алган, аларның биеклеге 0,5–1 м дан артмый, бу күл казанлыкларының яшь булуы белән аңлатыла (күлләрнең күбесе тугайда урнашкан). Идел һәм Кама елгаларының террасаларында Татарстанның зур шәһәрләре – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән урнашкан, комсу утырмаларда югары продукцияле нарат урманнары сакланган.

Мәкаләдәге сылтамалар