Тарих

МАМАЙ

МАМАЙ (1330 еллар тирәсе–1381 ел, Кафа шәһәре), Алтын Урда бәкләр бәге, 1360 елдан, асылда, Алтын Урданың Көнбатыш олысы идарәчесе. Җанибәк хан заманында күтәрелә, аның кызына өйләнә. Бирдебәк хан идарә иткәндә, Кырымда олыс бәге булып тора. Күк Урда ханы Мөрид гаскәрләре тарафыннан Сарай әл-Җәдидтән куылгач, Кырымга кача, бәйсезлек сәясәте алып бара, Адбуллаһ һәм Мөхәммәдбүләк ханнар исеменнән акчалар суктыра (1369–1380 еллар). Күк Урда ханнары һәм сарай аксөякләре белән көрәшә, Сарай әл-Җәдидне берничә тапкыр кулына төшерә (1363, 1368, 1372, 1375 еллар). 1370 елларда Русь җирләре һәм Идел буе Болгарын да кертеп, Алтын Урданың Түбән Иделдән башка барлык көнбатыш олысларын үз карамагында тота. 1370 еллар уртасында Мәскәү кенәзе Дмитрий Иванович, Мамай хакимиятен танудан баш тартып, Алтын Урдага буйсынмау сәясәте үткәрә башлый. Моңа җавап итеп, Мамай Рязань Түбән Новгород кенәзлекләренә һөҗүм итә. Әмма Мәскәүне буйсындыра алмый, Болгарда (1376 ел), Вожа елгасы буенда (1378 ел) җиңелүләргә дучар була. Йогынтысын ныгыту максатында 1380 елда Мәскәүгә зур яу оештыра, тарихка Куликово кыры сугышы дип кергән бәрелештә җиңелә. Гаскәренең исән калган өлеше белән Дон тамагына кача. Туктамыш хан гаскәре аны Калка елгасы буенда куып җитә, гаскәре Туктамыш хан ягына чыга. Мамай үзе, сыену эзләп, Кафа шәһәренә юнәлә, Туктамыш белән низагка керергә теләмәгән генуялылар тарафыннан шунда үтерелә.