Тарих

АКСАК ТИМЕР

АКСАК ТИМЕР

АКСАК ТИМЕР (Әмир Тимер, Тимер бәк, Тамерлан, Тимерләнг) (9.4.1336 ел, Шәһрисәбез янындагы Хуҗа Илгар авылы–18.2.1405, Утрар шәһәре; Сәмәркандта җирләнә), җиһангир, Урта Азия дәүләте әмире. Барлас ыругы бәге Тарагай улы. 1362 елда могол ханы Туглак Тимер аны Кеш (Шәһрисәбез) өлкәсе идарәчесе итеп билгели. Аксак Тимер 1363 елда Туглак Тимер улы Ильяс Хуҗа белән үз өлкәсенең мөстәкыйльлеге өчен көрәшә башлый, Бәлх һәм Сәмәрканд шәһәрләре идарәчесе Хөсәен белән бердәмлек килешүе төзи. 1365 елда моголлар гаскәре аларның берләштерелгән көчләрен җиңә, Сәмәрканд каласын яулап ала. 1366 елда Сәмәрканд халкы баш күтәрә, шәһәр идарәчелегенә Хөсәен белән Аксак Тимер кире кайтарыла. 1370 елда Аксак Тимер үзара көрәштә союздашы Хөсәен көчләрен җиңә. Аксөякләр корылтайда аны Сәмәрканд вилаяте әмире дип игълан итә. Шул ук елда ул чынгызыйлар нәселеннән булган Казан ханы кызына өйләнә. Мавәраәннәһер өлкәсенең фактик идарәчесенә әверелә. Үз биләмәләрен киңәйтү максатыннан чыгып, күрше ил-өлкәләрне басып ала башлый. 1381-1384 елларда Иран өлкәләрен буйсындыра. 1387 елда Алтын Урда биләмәсенә яу белән килә, 1388 елда Харәземне яулап ала, Туктамыш хан гаскәрен тар-мар итә, байтак шәһәрләрне талап, җимереп китә. 1398 елда Һиндстанга басып керә, Дәһли шәһәрен яулап ала, Төньяк Кавказ өлкәләрен буйсындыра. 1402 елда Әнкара шәһәре янында төрек солтаны Баязид гаскәрен җиңүгә ирешә. Кытайга каршы яу оештырып йөргәндә, Утрар шәһәрендә кинәт авырып вафат була.