География

Фация

Фация

ФА`ЦИЯ (латинчадан facies — йөз, күренеш)

1) физик-географик мохит үзенчәлекләре чагылышы булган тау токымнарының барлыкка килү шартлары. Рус геология әдәбиятында фация төшенчәсе беренче мәртәбә 1868 елда кулланыла.

2) Билгеле бер физик-географик шартларда барлыкка килүче утырмалар. Фациянең 50 дән артык төрен билгелиләр. Фацияне өйрәнү (фациаль анализ) — тарихи геологик һәм файдалы казылма чыганакларын фаразлауның төп алымнарының берсе. Фациянең генетик комплекслары формацияләр хасил итә. Татарстан Республикасы территориясендә фациянең күп кенә төрләре очрый: геосинклиналь, платформа, диңгез, глауконит, известь-доломит, сидерит, фосфорит, цеолит,ташкүмер һәм башкалар.

3) Географик ландшафтның элементар морфологик берәмлеге.