География

ПАЛЕОЗОЙ ЭРАТЕМАСЫ (ЭРАСЫ)

ПАЛЕОЗОЙ ЭРАТЕМАСЫ (ЭРАСЫ)

ПАЛЕОЗОЙ ЭРАТЕМАСЫ (ЭРАСЫ), палеозой (палео... һәм грекчадан zōē – яшәү), Җирнең геологик тарихындагы борынгы этапларның берсе. 542±1 миллион еллар элек башлана, 290 миллион елдан артык дәвам итә. 6 геологик системаны үз эченә ала.

Татарстан территориясендә яшьрәк өч утырма: 1,5 тән 3 км га кадәр гомуми калынлыктагы девон, ташкүмер һәм Пермь системалары утырмалары билгеле. Палеозой утырмалары 3 км га кадәрге тирәнлектә ята һәм урыны белән җир өстенә чыга. Эра материклар күчешенә бәйле булган планетар масштаб күләмендәге көчле тектоник хәрәкәтләр белән сыйфатлана. Палеозой эрасы дәвамында Европа Көньяк ярымшардан (Австралия киңлекләреннән) Төньякка күчә, һәм Татарстан Республикасы территориясе хәзерге чор торышыннан 20° көньяктарак, 35° лы киңлектә кала.

Эра ахырында Европа Азия белән кушыла, континентлар чигендә Урал таулары барлыкка килә. Берничә тапкыр диңгезләр киңәя һәм кысыла, континенталь, лагуна һәм диңгез утырмалары, вулканоген жисемнәр, таштоз, гипс, ангидрит һәм башкалар белән катнаш кварцлы комнар, алевролит, балчык, известьташлар, эра соңында – кызыл төстәге комлы-балчыклы токымнар утыра. Соңрак палеозой токымнарында нефть, газ, битум, минеральләшкән су барлыкка килә; сазлык утырмалары ташкүмергә әйләнә.

Протерозой белән чагыштырганда, палеозой эратемасында органик дөнья шактый төрләнә: сулыкларда умырткасызлар үсеш ала, соңрак – мәрҗәннәр, примитив балыклар, амфибияләр, коры җирдә – бөҗәкләр, сөйрәлүчеләр, беренче җылы канлылар – борынгы имезүчеләр, җир өсте үсемлекләре – псилофитлар, наратбашлар, абагасыманнарның агачка охшаш формалары, эра азагында хәзерге заман абагалары, ылыслылар барлыкка килә. Татарстан территориясендә нефть, битум, ташкүмер, минераль төзелеш материаллары, минераль су чыганаклары һәм башкалар палеозой утырмалары белән бәйле.