География

МЕЗОЗОЙ ЭРАТЕМАСЫ (ЭРАСЫ)

МЕЗОЗОЙ ЭРАТЕМАСЫ (ЭРАСЫ)

МЕЗОЗОЙ ЭРАТЕМАСЫ (ЭРАСЫ), мезозой (грекчадан mésos – урта, арадаш һәм zōē яшәү), җир кабыгы катламнарының гомуми стратиграфик шкаласында фанерозой эонотемасының урта группасы һәм Җирнең геологик тарихында шуңа туры килә торган эра. 1841 елда инглиз геологы Джон Филлипс тарафыннан билгеләнгән. 251±0,4 ел элек башлана һәм 65,5±0,3 миллион ел элек тәмамлана. Триас, юра системасы (чоры) һәм акбур системасына (чорына) бүленә.

Мезозой эратемасында (эрасында) интенсив рәвештә җыерчыклану, тау барлыкка килү, вулканик эшчәнлек, диңгез биеклегенең еш тирбәнешләре һәм климатик үзгәрешләр була. Материклар яңа чикләр һәм үлчәмнәр ала. Атлантик, Һинд, Арктик һәм Көньяк океаннар формалаша.

Мезозой эратемасына (эрасына) 25 м лы һәм аннан да озынрак эре сөйрәлүчеләр (динозаврлар, ихтиозаврлар, птерозаврлар һәм башкалар) хас. Бик күп санда бөҗәкләр, беренче чын кошлар, имезүчеләр барлыкка килә. Диңгез умырткасызларыннан эра ахырында динозаврлар белән беррәттән үлеп беткән аммонитлар һәм белемнитлар (аларның ташка әйләнгән калдыклары Татарстан Республикасы территориясенең көньяк-көнбатышында Идел яры буендагы ишелмәләрдә очрый) өстенлек итә. Флора яңара: наратбаш һәм абагасыманнар ылыслылар һәм яфраклылар белән алмашына, үләннәр һәм чәчәкләр үсеп чыга. Мезозой эратемасы (эрасы) утырмаларына дөньякүләм нефть һәм газ запасының аеруча зур күләме (Фарсы култыгы, Көнбатыш Себер), ташкүмернең өчтән бер өлеше (АКШ, Себер), янучан сланецлар, тозлар һәм башка файдалы казылмалар туры килә.

Татарстан Республикасында мезозой эратемасында (эрасында) палеозой эрасы ахырында башланган континенталь чор дәвам итә, шунлыктан биредә триас һәм юра чорының күпчелек утырмалары юк. Юра чоры уртасында гына Идел буеның көньяк өлешенә акбур чорында булган диңгез үтеп керә (Татарстан территориясенең көньяк-көнбатыш өлешен дә били). Мезозой эратемасы (эрасы) ахырында диңгез сулыгы юкка чыга, һәм 50 миллион елдан артыкка сузылган континенталь чор башлана. Татарстан Республикасы территориясендәге цеолитлы, кремний-карбонатлы, балчыксыл токымнар, янучан сланец, фосфорит һәм башка ятмалар, язу акбуры чыганаклары мезозой эратемасы (эрасы) утырмалары белән бәйле.