География

АКБУР СИСТЕМАСЫ (ЧОРЫ)

АКБУР СИСТЕМАСЫ (ЧОРЫ)

АКБУР СИСТЕМАСЫ (ЧОРЫ), акбур, мезозой эратемасының югары системасы, мезозой эрасының соңгы геологик чоры. Башлануы 145, тәмамлануы 65,5 миллион еллар элек булган. Акбур системасы түбән һәм югары бүлекләргә бүленә, аларның һәркайсы 6 ярустан тора; башлангыч чордагы акбурның дәвамлылыгы 45 миллион елдан артык, соңгысыныкы – 34 миллион ел чамасы.

Акбур чорында микроорганизмнар, күп төр умырткасызлар һәм сөйрәлүчеләр киң үсеш ала, ә чор ахырында аларның күпләп үлүе бара; зур тешле кошлар, беренче соңгылыклы имезүчеләр, кылчыклы балыклар, зур рептилияләр - ихтиозаврлар, плезиозаврлар һәм башка диңгез кәлтәләре тарала. Акбур чоры үсемлекләренә абагалар һәм ачык орлыклылар, чор уртасында – ябык орлыклылар, ахырында чәчәклеләр хас.

Акбур системасы утырмалары Татарстан территориясенең көньяк-көнбатыш читендә генә (Чүпрәле районында, Буа һәм Тәтеш районнарының бер өлешендә) таралган. Аларның составында күпчелек гипс, пирит һәм сидерит белән баетылган күксел соры һәм кара балчыклы токымнар була, сирәк кенә глауконитлы комнар һәм алевролитлар, кремнезёмлы һәм акбурга охшаш мергельләр, цеолитлы һәм комташлы токымнар очрый.

Татарстан территориясендәге акбур катламнарында файдалы казылмалар: фосфоритлар, глауконитлы комнар, цеолитлы һәм карбонатлы токымнар, керамзитлы балчыклар ачыкланган. Аерым алганда, Чүпрәле районында югары акбур утырмаларында Татар Бизнәсе известьташлар чыганагы һәм Татар Шатыршаны цеолитлар чыганагы тикшереп ачыкланган.