Тарих

МӘНГУ ТИМЕР ХАН

МӘНГУ ТИМЕР ХАН (?–1282 ел), 1266 дан Алтын Урда ханы. Батый хан оныгы. Бәркә хан вафатыннан соң Алтын Урдада хакимиятне үз кулына төшерә. Бәркә сәясәтен дәвам иттерә; Алтын Урданың бөек монгол каганыннан бәйсезлеген ныгыту өчен көрәшә. Мәнгу Тимер хан заманында Җүчиләр нәселе тамгасы белән акча суга башлыйлар. Аның тарафыннан бөек монгол каганы рөхсәтеннән башка бирелгән ярлыклар: Ярослав Ярославичка бөек кенәзлек итүгә (1266 ел), Генуя сәүдәгәрләренә Кафа шәһәрендә (Кырым) колония оештыру хокукын раслау, рус руханиларына өстенлекләр бирелүне тану (1267 ел) ярлыклары сакланган. 1268–1269 елларда ул Урта Азиядәге үзара низагларга катнаша, Баракъ ханга каршы чыга, Хайду ханга бөек каган тәхете өчен Хубилайга каршы көрәштә ярдәм итә. Талас елгасы буенда корылтай уздыра (1269 ел), анда Җүчи, Һулагу һәм Чагатай олысларының бөек каган хакимиятеннән бәйсезлеге законлаштырыла. Мәнгу Тимер ханның Нугай җитәкчелегендәге гаскәрләре рус отрядлары белән бергә Литваның көнчыгыш өлешен (1274–1275 еллар), Сандомирның тирә-ягын (1280 ел) бөлдерәләр. Мәнгу Тимер заманында Идел буенда, бигрәк тә Сарай әл-Мәхрусәдә шәһәр төзелеше алга китә. 1280 елларда Мәнгу Тимер хан хакимияте какшый башлый, аксөякләр арасында аерымлану омтылышлары көчәя, ярымбәйсез олыслар күбәя. Тамагында эренле шеш ачылудан вафат була.