Тарих

БОЛГАР

БОЛГАР

БОЛГАР, X– XVI йөзләрдәге болгарлар шәһәре, Иделнең сул ярыннан 5 км читтә, Чулман елгасы кушылган урыннан түбәнрәк урнашкан була. Хәрабәләре хәзерге Спас районы Болгар шәһәре янында. X йөздән гарәп галимнәре хезмәтләрендә, XIV йөздән рус елъязмаларында телгә алына. Көнчыгыш Европадагы эре сәяси-сәүдә һәм һөнәрчелек үзәкләренәең берсе, Идел буенда ислам динен таратуга зур өлеш керткән шәһәр. Баштарак әмирлек, X йөз башыннан Идел буе Болгар дәүләте, XIII йөз урталарыннан Болгар бәклеге башкаласы була. 920–998 елларда болгар идарәчеләре исеменнән акча суктырыла.

XII йөз урталарында, рус кенәзләренең һөҗүм-яулары ешаю сәбәпле, элеккеге сәяси һәм икътисади әһәмиятен югалта төшә, сәяси үзәк Биләргә күчә. 1236 елда Батый хан гаскәре тарафыннан яулап алына, өлешчә җимерелә, яндырыла. Иң югары үсеш дәвере XIV йөзгә туры килә: җәмәгать биналары, мәчетләр төзелә, һөнәрчелек-кәсепчелек зур үсеш ала. Алтын Урдада тәхет чуалышлары вакытында, 1361 елда, Болгарга Алтын Урда әмире Булат Тимер Бәк баш була. 1367 елда аны төшереп, шәһәрне әмир Хәсән үз кулына ала. 1370 һәм 1376 елларда, Мамай әмерен үтәп, Мәскәү кенәзе Дмитрий Иванович гаскәрләре яу белән килә һәм шәһәргә җитди зыян китерә. XIV йөз ахыры - XV йөз башларында, Алтын Урда көчсезләнгәч, рус кенәзлекләре һөҗүмнәре ешая. Шәһәрне берничә мәртәбә рус ушкуйниклары, рус кенәзләре гаскәрләре талап-җимереп китә. Шул ук чорда Урта Идел төбәгендә Казан каласының сәяси һәм икътисади яктан күтәрелә баруы Болгарның әкренләп элекке әһәмиятен югалтуына китерә.

XV–XVI йөзләрдә Казан ханлыгының рухи һәм икътисади үзәкләренең берсе булып кала. Татар ханлыклары Рус дәүләте тарафыннан яулап алынганнан соң, татарлар Болгар шәһәреннән көчләп куыла. XVIII йөз башында аның биләмәсендә Успение ирләр монастыре нигезләнә һәм аның янәшәсендә русларның Болгар авылы барлыкка килә. XVII–XVIII йөзләрдән башлап бүгенге көнгә кадәр элекке шәһәр урынын мөселманнар тарихи урын буларак зыярәт кыла.