Тарих

КАЗАННЫҢ ЯУЛАП АЛЫНУЫ

КАЗАННЫҢ ЯУЛАП АЛЫНУЫ (22.8 (2.9.) – 2 (13).10.1552), Казанга Рус дәүләте яуларының соңгы этабы. Казанны яулап алуның алшартлары булып Зөя кальгасы төзелү, Сөембикә хөкүмәтен бәреп төшерү һәм 1551 елда тәхеткә Шаһгали ханны утырту тора. Рус гаскәрләре ике колонна булып 1 июльдә Коломнадан Казанга яуга кузгалалар, 13 августта Зөя янына килеп җитәләр. 20 августта лагерь булып Казан диварлары буенда урнашалар. Рус гаскәрләре (50–60 мең чамасы, кайбер мәгълүматлар буенча, 150 меңләп кеше) составына биләмәләрдән тупланган атлы гаскәр, җәяүле сугышчылар отрядлары, стрелец полклары (5 мең), артиллерия, Шаһгалинең татар атлы гаскәре (3 меңгә кадәр кеше); ә хан гаскәре составына Ядегәр Мөхәммәд ханның нугайлар атлы гаскәре (3 мең), халык ополчениесе (10 меңгә кадәр) керә (кайбер мәгълүматлар буенча, барлыгы 33 мең чамасы сугышчы). 22 августта рус гаскәрләре шәһәрне камый башлыйлар һәм шунда ук Казанны саклаучылар һөҗүменә дучар булалар. Бу һөҗүмне кире кайтарганнан соң, рус полклары шәһәрне чолгап алалар һәм 23 августта шәһәрне планлы рәвештә камалышта тота башлыйлар. Алгы һәм Олы полклар – Арча кырында, уң кул полкы җиңелчә коралланган атлылар белән – Казансуның уңъяк ярында, сакчы полк – Болак елгасы тамагы янында; сул кул полкы – Болак елгасы буйлап бистә диварлары тирәли, Шаһгали отрядлары – Зур полк янында, резерв полкы сул кул полкы артында хан болынында урнаша. Рус армиясенең алгы отрядлары башлаган камау эшләре күп тапкырлар казанлыларның һөҗүме белән туктатыла. 29 августта урлар өелә һәм алар өстенә туплар урнаштырыла һәм шәһәрне утка тоту башлана. Шәһәр диварларына һәм саклаучыларга зур зыян килә. Моңа җавап итеп, казанлылар күп тапкырлар шәһәрдән чыгып һөҗүмнәр оештыралар. 4 сентябрьдә шәһәрнең төп коесы шартлатыла. 30 сентябрьдә Арча һәм Хан капкалары янында диварларны шартлатканнан соң, Казанга каршы хәлиткеч һөҗүм башлана. Олы һәм Алгы полкларның сугышчылары шәһәргә бәреп керә. Казанлылар гайрәтләнеп каршы торалар, контрһөҗүмгә күтәреләләр һәм русларны шәһәрдән кысрыклап чыгаралар. Рус полклары чигенәләр һәм чираттагы һөҗүмгә әзерләнәләр. Төндә камалыштагылар җимерелгән дивар урынына яңасын төзергә һәм аның өстенә сакланып калган тупларны урнаштырырга омтылалар. Иван IV шәһәр халкына ультиматум куя, тик ул кире кагыла. 2 октябрь тирәсендә шәһәрне барлык яктан штурмлау башлана (Аталык һәм Нугай капкалары янында тагын берничә урында дивар шартлатыла), шәһәр тупка тотыла. Дивар сызыгы өзелә һәм сугышлар Казан урамнарында дәвам итә. Колшәриф һәм ул җитәкләгән мәдрәсә шәкертләре һәлак була. Казан халкының күпчелеге кырып-үтерелеп бетерелә, өлешчә әсир ителә, шәһәр яндырыла һәм талана. Казанны саклау 40 көннән артык бара, ул сан ягыннан өстен һәм яхшы коралланган рус армиясенә каршы көрәшкән татарларның югары дәрәҗәдәге хәрби-инженерлык сәнгатенә ия булуларын күрсәтә.