Музыка

ҖИҺАНОВ Нәҗип Гаяз улы

ҖИҺАНОВ Нәҗип Гаяз улы

ҖИҺА`НОВ Нәҗип Гаяз улы (15.1.1911 ел, хәзерге Казакъстан Республикасы Уральск шәһәре. – 2.6.1988 ел, Уфа, Казанда җирләнә), композитор, музыка-җәмәгать эшлеклесе, педагог, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССРның халык артисты, профессор, Социалистик Хезмәт Герое.

Нәҗип Җиһанов 1938 елда Мәскәү консерваториясенең композиция факультетын тәмамлый. 1939–1977 елларда ТАССР Композиторлар берлегенең оештыру комитеты һәм идарәсе рәисе, 1941–1943 елларда Татар опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе, 1945 елдан Казан консерваториясе ректоры. Илнең һәм Татарстанның музыка сәнгатен үстерүгә гаять зур өлеш кертә. 1937 елда Җиһановның Беренче симфониясе башкарылу белән – Татар филармониясе, 1939 елда «Качкын» опера спектакле куелу белән Татар опера һәм балет театры ачыла. 1940–1960 елларда ул музыкаль театр жанрлары өлкәсендә аеруча актив эшли һәм 8 опера, 3 балет иҗат итә. Аның әсәрләрендә беренче тапкыр татар халкы тормышында булып узган мөһим вакыйгалар опера сәнгатендә тасвирлана.

Нәҗип Җиһанов татар музыкасы тарихында зур композитор-симфонист буларак таныла. Беренче симфониясен Мәскәү консерваториясендә укыганда яза. Аның әсәрләренә фәлсәфи фикер тирәнлеге, көй һәм гармонияне үстерү һәвәслеге, оркестрлаштыру осталыгы, музыкаль форманың ачыклыгы, татар музыкасы фольклорының төрле алымнарын куллану хас. Җиһановның мәшһүр әсәрләре татар музыкасын халыкара танытуга булышлык итә. «Җәлил» операсы Советлар Союзының Зур театрында, Прага милли театрында куела. Ул үзенең иҗат юлы дәвамында камера-вокаль әсәрләр дә яза. Күпләгән җырлары һәм романслары киң танылу ала һәм концерт репертуарларына керә.

Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясен һәм аның каршындагы махсус урта музыка мәктәбен төзүдә һәм Дәүләт симфоник оркестрын оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була. Татарстанда профессиональ музыкаль белем бирү системасын формалаштыруда да аның роле зур. 2001 дә Казан консерваториясенә Җиһанов исеме бирелә. Татар композиторлык мәктәбен оештыруга, Идел буе һәм Урал алды республикалары музыка сәнгатен үстерүгә аның иҗади, педагогик һәм оештыру эшчәнлеге көчле йогынты ясый.

Нәҗип Җиһанов актив музыкаль-җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара: СССР Композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы, РСФСР, СССР Композиторлар берлекләре идарәләре секретаре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге комитеты әгъзасы, Ленин премиясе һәм СССР МС каршындагы әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт премияләре комитетлары әгъзасы. РСФСР, ТАССР, СССР Югары Советлары депутаты. СССРның Дәүләт, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Кече планеталарның берсенә Җиһанов исеме бирелә.