Музыка

ТАТАР ОПЕРА ҺӘМ БАЛЕТ ТЕАТРЫ

ТАТАР ОПЕРА ҺӘМ БАЛЕТ ТЕАТРЫ

ТАТА`Р О`ПЕРА ҺӘМ БАЛЕ`Т ТЕА`ТРЫ (М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры). 1938 елдан Татар дәүләт опера театры, 1941 елдан опера һәм балет театры, 1956 елдан М.Җәлил исемен йөртә, 1988 елдан академия театры. Театр ачылу турында карар 1933 нең 4 ноябрендә ТАССР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан кабул ителә; 1939 елның 17 июнендә Н.Җиһанов әсәре буенча «Качкын» операсы премьерасы белән ачыла; беренче балет спектакле 1939 ның 9 сентябрендә күрсәтелә.

16 ел дәвамында спектакльләр Казан Зур драма театры һәм Татар академия театры сәхнәләрендә бара, 1956 дан үз бинасында куела башлый. Аның сәхнәсендә куелган беренче спектакль — Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсы. Труппаның беренче составында Татар опера студиясен тәмамлаган З.Байрашева, Г.Кайбицкая, А.Измайлова, С.Садыйкова, М.Булатова, Х.Зәбирова, М.Рахманкулова, Ф.Насретдинов, Н.Даутов, У.Әлмиев, Л.Маев, Л.С.Верниковский, М.Булат-Родионов һәм башкалар була. Алар – театрда куелган спектакльләрдә төп партияләрне беренче булып башкаручылар. Шул ук вакытта балет труппасы да формалаша башлый.«Алтынчәч» (Н.Җиһанов), «Галиябану» (М.Мозаффаров) опералары, «Шүрәле» (Ф.Яруллин) балеты, «Башмагым» (Җ.Фәйзи) музыкаль комедиясе, «Түләк» операсы, «Зөһрә» балеты (Н.Җиһанов) белән рәттән Европа һәм рус опера һәм балет репертуарын да үзләштерү бара.

Н.Җиһановның «Җәлил» операсын кую аеруча зур әһәмияткә ия була.

1960–1970 елларда театрда сәнгать җитәкчелегенең еш алышынып торуы күзәтелә. 1975 елдан театр тарихында башкаручыларның индивидуаль үзенчәлекләрен үстерергә омтылган баш режиссёр, мәшһүр театр һәм музыка эшлеклесе Н.Даутов дәвере башлана. Ул куйган спектакльләр гадәти булмаулары, күп очракта сәнгатьчә чишелештә яңалык алып килүләре белән аерылып тора.

1980 еллар ахырыннан директор Р.Мөхәммәтҗанов театрның сәнгати-административ төзелешенә үзгәрешләр кертә башлый. Ул, репертуарлы театр үзенчәлекләрен өлешчә саклап калган хәлдә, контракт төзеп эшләү системасын кулайрак күрә, ягъни спектакльләрдә катнашу өчен танылган башкаручылар, режиссёрлар, хореографлар, сценографларны чакыра, традицион сәнгать җитәкчелеген тәшкил иткән вазифалардан баш тартып, опера һәм балет буенча аерым сәнгать җитәкчелеге вазифаларын булдыра.

1990 еллардан театрның чит илләргә даими гастрольләре башлана. Бельгия, Бөекбритания, Германия, Австрия, Дания, Швеция, Швейцария, Нидерландия, Португалия, Дания, Франция кебек илләрдә ел саен 100 дән артык спектакль күрсәтә; 1982 елдан башлап, илебез һәм чит илләрдән күпләгән опера һәм балет йолдызлары катнашында Шаляпин Ф.И. исемендәге опера фестивале, 1987 дән Нуриев Р. исемендәге классик балет фестивале уздыра. 2015 елда «Алтын Урда» спектакле өчен театрның иҗат төркеме Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге белән бүләкләнә. 2016 елда театр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» бүләге лауреаты була.

Теги #театр