Музыка

ТАТАР ФИЛАРМОНИЯСЕ

ТАТАР ФИЛАРМОНИЯСЕ

ТАТА`Р ФИЛАРМО`НИЯСЕ (Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе), 1937 елда оеша.

Татар филармониясенең беренче музыкаль коллективлары – симфоник оркестр, Татар халык музыка уен кораллары оркестры, Дәүләт хор капелласы, Җыр һәм бию ансамбле. 1937 елда Татар филармониясе каршында татар фольклоры кабинеты һәм эстрада-концерт бүлеге ачыла, 1942 елда ул музыкаль-әдәби лекторий һәм эстрада бүлегенә аерыла. Музыкаль-әдәби лекторийның төп бурычы киң катлау халык арасында дөнья һәм татар музыкасы һәм әдәбиятын пропагандалау була. Төрле елларда филармония составында камера инструменталь һәм вокаль коллективлары эшли; Татарстанның атаклы сәнгать эшлеклеләре чыгышлары, республикадан читтә яшәүче мәшһүр музыкантлар һәм башка татар артистларының гастрольләре оештырыла.

Хәзерге вакытта Татар филармониясе каршында Татарстан Республикасының Дәүләт халык музыка уен кораллары оркестры, Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, Татарстан Республикасының Дәүләт филармония джаз-оркестры, классик музыкаль мирасны, заманча музыканы, татар халык һәм композиторлар музыкасын пропагандалау эшен дәвам итүче филармония музыкаль-әдәби лекторие эшләп килә. Татар филармониясе мәдәни-агарту эшчәнлеге алып бара, халыкара, бөтенроссия һәм төбәк дәрәҗәсендәге зур мәдәни чараларны тормышка ашыра.