Тарих

ҖАНГАЛИ ХАН

ҖАНГАЛИ ХАН

ҖАНГАЛИ ХАН (1516 ел Касыйм шәһәре –1535 ел Иске Казан шәһәре), Касыйм (1519–1532 еллар) һәм Казан (1532–1535 еллар) ханы. Шәех Аллаһияр хан улы, Шаһгали ханның энесе. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий III тарафыннан Касыйм ханлыгы тәхетенә утыртыла. Ул идарә иткәндә, татар полклары рус гаскәрләренең Кырым ханлыгына каршы яуларында (1531 ел) катнаша. 1532 елда Казан тәхетенә утыртыла. Рус хөкүмәте һәм Казан карачы бәкләре ризалыгы белән 1535 елның июлендә Нугай Урдасы идарәчесе кызы Сөембикә белән никахлаша. Бөек кенәз Василий III үлгәч, Булат Ширин җитәкчелегендә Казан феодаллары тарафыннан тәхеттән төшерелә һәм Иске Казанга сөрелә.

Мәкаләдәге сылтамалар