География

КӘСЛЕ-КАРБОНАТЛЫ ТУФРАКЛАР

КӘСЛЕ-КАРБОНАТЛЫ ТУФРАКЛАР

КӘСЛЕ-КАРБОНАТЛЫ ТУФРАКЛАР, туфрак тибы, гумид климат һәм юыла торган су режимы шартларында үлән капламы мул үскән киң яфраклы һәм ылыслы-киң яфраклы урманнарда карбонат токымнарда формалаша. Аларның эволюциясе нигезендә кальций карбонатының акрынлап селтесезләнүе һәм профильнең балчыклануы ята. Әлеге процессның стадияләренә бәйле рәвештә Кәсле-карбонатлы туфракларның түбәндәге астипларын билгелиләр: типик, селтесезләнгән һәм көлсуланган.

Татарстан Республикасы территориясендә кәсле-карбонатлы туфраклар ике елга арасындагы, известьташ, доломит, мергель һәм аларның җилләнү продуктларыннан торган калкулыклы зур булмаган участокларда, аеруча Көнбатыш Кама алдында (Кукмара, Балтач, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба районнары), Көнчыгыш Кама аръягының төньяк-көнбатыш районнарында (Зәй, Түбән Кама, Сарман) һәм Идел алдының көнчыгыш районнарында (Кама Тамагы, Югары Ослан, Апас) таралган. Рельефның биек һәм кабарынкы элементларына туры киләләр; гомуми мәйданы 175,6 мең га (Татарстан Республикасы территориясенең 2,5% ы). Профильнең югары өлешендә – җиңелчә әче яисә нейтраль, түбәнге өлешендә аз селтеле тирәлек реакцияләре, туфрак йотылу комплексының нигезләр белән югары туенганлыгы, суга чыдам бөртекле яки чикләвексыман бөртекле структура, туклану матдәләре запасының (фосфор, калий һәм азот) шактый булуы белән характерлана. Түбәндәге төрләргә бүленә: гумус микъдары буенча – черемәле (12% тан артык), күп гумуслы (5–12%), урта гумуслы (3–5%), аз гумуслы (3% тан аз); гумуслы катламның калынлыгы буенча – аз (15 см дан ким), уртача (15 см дан күбрәк). Кәсле-карбонатлы туфраклар мәйданының 60% ка якынын сөрүлекләр алып тора, аларда бөртекле культуралар һәм күпьеллык үләннәр үстерелә. Печәнлек һәм көтүлек буларак кулланыла, 18% ын урманнар били.

Мәкаләдәге сылтамалар