География

Бөгелмә яссы калкулыгы

Бөгелмә яссы калкулыгы

БӨГЕЛМӘ ЯССЫ КАЛКУЛЫГЫ, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнбатыш өлеше. Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан һәм республика чикләрендә рельефы иң биек (381 м га кадәр) булу белән аерылып тора.

Татар тектоник гөмбәзенең кристаллик нигезе Көньяк гөмбәзгә туры килә. Пермь системасының югары бүлеге известьташ, комташ, балчык һәм мергельләрдән, елга үзәннәре балчыкларыннан гыйбарәт. Чишмә, Зәй, Ык елгалары һәм аларның кушылдыклары үзәннәре белән калкулык аерым увалларга бүлгәләнгән. Шулар арасында Азнакай шәһәре тирәсендәге Чатыр тау саклаулыгы аерылып тора. Елга үзәннәрендәге сөзәклекләр асимметрияле. Түбән Пермь һәм Казан ярусы известьташы һәм гипсларында карст күренешләре күзәтелә. Рельефының биек булуы сәбәпле температура түбәнрәк (гыйнварда уртача -15 °C тирәсе), явым-төшемнәр күләме күбрәк (530 мм га кадәр).

Бөгелмә яссы калкулыгы урман-дала зонасында урнашкан. Үзәннәрдәге туфрак катламының күп өлеше селтесезләнгән кара туфрактан, елгалар арасы соры урман туфрагыннан гыйбарәт. Соңгы 200 ел эчендә урманнар 2,5 тапкырга кимегән һәм хәзерге вакытта 18%. Нефть, битум һәм төзелеш чималлары чыганаклары бар. Чишмә елгасы үзәнендә «Бәкер» ләм белән дәвалау курорты эшли. Бөгелмә яссы калкулыгында Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Баулы шәһәрләре урнашкан.