Тарих

ГАБДУЛЛА бине БАШТУ

ГАБДУЛЛА бине БАШТУ (IX йөз ахыры –X йөзнең 1 нче яртысы), болгар бәге. 921 елда ул Алмыш илтәбәрнең Бохарага һәм Багдадка җибәргән илчелеген җитәкли. Шул елның язында Багдад хәлифәсе әл-Моктадир сараена Алмыш илтәбәрнең «дингә күндерерлек кеше җибәрүен» сорап язган хатын китереп җиткерә. 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенә әл-Моктадир илчелеге килә һәм Болгар җәмәгатьчелеге рәсми рәвештә ислам динен кабул итә.

Мәкаләдәге сылтамалар