Тарих

Алмыш

АЛМЫШ (Алмас, ислам динен кабул иткәннән соң - Җәгъфәр) (IX йөз ахыры - X йөз уртасы), Идел буе Болгар дәүләте илтәбәре (идарәчесе). Сәлки улы. X йөз башында Урта Идел буенда Хәзәр каганлыгына буйсынган өлкә идарәчесе. 913–914 елда Гарәп хәлифәлеге җирләре булган Каспий диңгезе буена һөҗүм иткән русларны тар-мар итә. Болгар дәүләтенең мөстәкыйльлеген ныгыту чараларын күрә, Урта Азия илләре, угыз кабиләләре берлеге белән илчелек-арадашлык элемтәләре урнаштыра. 922 елда, Алмыш чакыруы буенча, Идел буе Болгар дәүләтенә Багдадтан әл-Моктадир хәлифәнең илчеләре килә, һәм ислам дәүләт дине буларак кабул ителә.

Мәкаләдәге сылтамалар