Музыка

«ЗӘҢГӘР ШӘЛ»

«ЗӘҢГӘР ШӘЛ»

Рисунок Заляловой Нафисы

«ЗӘҢГӘ`Р ШӘЛ», К.Тинчурин һәм С.Сәйдәшев иҗат иткән 5 пәрдәле музыкаль драма.

Драмада революциягә кадәрге татар халкының авыр тормышы, байларга каршы стихияле каршылык күрсәтергә тырышуы сурәтләнә. Төп сюжет линиясе лирик характерда – геройлар арасындагы мәхәббәт тарихы. «Зәңгәр шәл» драмасында шул исемдәге җыр үзәк урында тора. Композиторның төп герой Булат образын музыкаль яктан ачуы шул заман өчен яңалык булып тора. Геройның өч җыры әсәрнең музыкаль драматургиясе нигезен тәшкил итә. Беренчесенең оптимистик характеры туган ягына зур өметләр белән кайткан геройның кәефен чагылдыра; икенчесе – «Кара урман» җыры аның гади кеше өлешенә төшкән сынаулар турындагы уйлануларын чагылдыра: ул тормышны яхшы атсыз һәм ышанычлы дусларсыз үтеп булмаган кара урманга тиңли. Булатның өченче җыр-ариясе драманың кульминациясенә әверелә, анда баш күтәрүгә чакыру-өндәү ишетелә. «Зәңгәр шәл» – татар театрының иң популяр әсәрләренең берсе, ул милли сәхнәдә даими яңартылып тора.

В оформлении статьи использованы рисунки победителей республиканского конкурса "Моң"

Рисунок  Хабибуллиной Алии
Рисунок  Хамидовой Альбины
Рисунок  Хамидовой Альбины

Мәкаләдәге сылтамалар