Музыка

«ГАЛИЯБАНУ»

«ГАЛИЯБАНУ`», Галиябану исемле кызның фаҗигале мәхәббәте турындагы татар халык җыры. Ул халык көенә җырлана, җырның исеме башта «Сәгадәтбану» була. Аңа нигезләнеп, М.Фәйзи шул исемдә драма яза, ул 1917 елда Оренбург шәһәрендә куела. Пьесаны сәхнәгә куючы В.Мортазин-Иманский тәкъдиме белән «Сәгадәтбану» исеме «Галиябану» дип үзгәртелә. «Галиябану» җыры драманың үзәк музыкаль номеры булып тора. Ул тиз арада зур популярлык казана һәм халыкның яраткан җырларының берсенә әверелә.

Теги #җыр