Музыка

ТАТАР АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫ

ТАТАР АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫ

ТАТА`Р АКАДЕ`МИЯ ТЕА`ТРЫ (Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры). Татар театр сәнгате һәм татар драматургиясенең формалашуы һәм үсешендә мөһим роль уйнаган бик күптәннән эшләп килүче татар профессиональ театры.

1906 елда Казанда татар телендә халык алдында беренче тапкыр театраль тамашалар белән чыгыш ясый башлый. 1920 елда «Сәйяр», «Нур», «Ширкәт» һәм башка труппа актёрлары катнашында Беренче татар дәүләт драма труппасы оеша. 1921 дә труппа Беренче татар дәүләт театры дип үзгәртелә һәм үрнәк театрлар исәбенә кертелә, аңа элекке Сәүдәгәрләр клубы (хәзер Островский урамындагы Яшь тамашачылар театры) бинасы бирелә. 1926 елга кадәр төрле исемнәрдә чыгыш ясый. 1926 елда, нигез салынуына 20 ел тулу уңаеннан, академия театры исеме бирелә; 1939 елдан хәзерге исемдә. 1927 елда – ярты сезон дәвамында Казан Зур драма театры бинасында, 1928 елның февраленнән – элекке Кызыл армия сараенда (хәзер Татар драма һәм комедия театры бинасы), 1986 елдан үзенең яңа бинасында эшли. Тормышны төрле яклап яктыртырга омтылган реалистик театр сыйфатында оеша.

Бөек Ватан сугышы елларында театр сәнгате илне фашист баскыннарыннан саклау мәнфәгатьләренә буйсындырыла. Репертуарда төп урынны тамашачыда патриотик хисләр уятучы пьесалар ала.

1940 елларның 2 нче яртысыннан театр сәхнәсендә конфликтсыз драматургия тамыр җәя, һәм бу иҗат атмосферасына, актёрлар һәм режиссёрларның осталык дәрәҗәләренә тискәре йогынты ясый. Ул елларда сәнгати кыйммәте түбән, төссез спектакльләр янында җитештерү мәнфәгатьләре арткы планга күчкән, беренче урында үзенең уй-хисләре, күңел кичерешләре белән шәхес торган «Тормыш җыры» (М.Әмир), «Зифа» (Н.Исәнбәт), «Беренче мәхәббәт» (Х.Вахит) спектакльләре театр дөньясында якты күренеш була.

1957 елда театр Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнаша.

1966 елның язында баш режиссёр итеп М.Х.Сәлимҗанов билгеләнә. Ул килү белән, театр үсешендә яңа этап башлана; актёрлар белән эш, образларның психологик эшләнеше режиссёрның уй-теләгенә ярашлы рәвештә, ул күзаллаган рәсемгә катгый туры китереп алып барыла.

Театрның Мәскәү, Ленинград, Россиянең башка шәһәрләрендә, Урта Азия, Әзәрбайҗан шәһәрләрендә узган даими гастроль чыгышлары, Германия, Финляндия, Төркия, Англиядә узган халыкара театр фестивальләрендә актив катнашуы аңа халыкара танылу китерә.

2002 елдан театрның сәнгать җитәкчесе итеп Ф.Бикчәнтәев билгеләнә. Искәндәр Хәйруллин, Р.Бариев, Л.Хәмитова, М.Габдуллин, Л.Рәхимова, Н.Хәйруллина, Ф.Сафин, М.Шәйхетдинова, Ф.Җиһанша кебек яшь, сәләтле актёрлар тырышлыгына таянып, ул нечкә психологизм белән сугарылган, поэтик метафораларга һәм импровизациягә бай шактый спектакльләр иҗат итә.

Теги #театр