Тарих

МӘҖҮСИЛЕК

МӘҖҮСИЛЕК (гарәпчәдән), бердәм тәгълиматы булмаган диннәрнең теизмга каршы куелган традицион атамасы (политеизм, яки күп илаһлык); табигать көчләрен гәүдәләндерүче илаһи көчләргә, рухларга табыну. Борынгы җәмгыятьтә барлыкка килә. Анимизм, магия, тотемизм, фетишизм, шаманизм кебек төшенчәләргә туры килә. Мәҗүси табынуларның асылы – табигатькә магик көч, сихер белән тәэсир ясау. Утка, Кояш, су, борынгы бабалар, тотемнар (хайваннар) рухына табыну булган. Мәҗүсиләр карашынча, дөнья өске (күк), урта (кешеләр һәм рухлар яшәгән җир) һәм түбән (җир астындагы дөнья) өлешләргә бүленгән.

Күп илаһлыкның иң югары дәрәҗәсе күктәге Тәңре белән төгәлләнә. Тәңре халыклар һәм дәүләт хакимнәренең язмышлары белән идарә итүче һәм ирлек башлангычына ия булган иң югары көч итеп күзалланган; Евразиядәге борынгы төрки дәүләтләрдә Тәңре – каганның яклаучысы, аңа зирәклек һәм хакимлек сәләте бирүче дип уйлаганнар.

Идел болгарларының мәҗүси карашларының шактые борынгы төрки һәм болгарларга кадәрге чорларга карый. Урта Идел һәм Кама буйларына болгарлар килгәч, аларның элекке ышанулары җирле фин-угор мифлары белән үрелгән. Идел һәм Кама буе халыкларындагы күп кенә легендаларның, мифологик карашларның охшашлыгы һәм еш кына тулаем тәңгәл килүе аларның үзара бәйләнештә булуларының чагылышы.

Хәзерге заманда татарларда мәҗүси ышануларның һәм йолаларның элементлары Сабан туе, Җыен, Карга боткасы, Әмәл, Нәүрүз бәйрәмнәрендә сакланып калган. Алар шулай ук татар фольклорында (эпос, йола шигърияте, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар) да чагылыш тапкан. Ул жанрлар аша безгә тарихтан мифологиянең мәҗүси персонажлары килеп җиткән (Дию, Аждаһа, Елан, Шүрәле, Убыр, Су анасы, Су бабасы, Су иясе һәм башкалар). Татарстанда яшәүче башка халыкларның (башлыча, фин-угорларның) рухи мәдәниятләрендәге мәҗүсилек катламы, татарларга караганда, шактый зур.

Мәкаләдәге сылтамалар