БӨЕК ВЕНГРИЯ (Magna Hungaria), венгр риваятьләре һәм тарихи чыганаклар аша мәгълүм булган венгрларның тарихи ватаны. Бер риваять буенча, ул скифлар биләмәсенә кергән бер өлкә булган, Аттила нәселеннән булган юлбашчы Альмос, бер сугышта җиңелүдән соң, үз халкының бер өлешен Дунай елгасы буена - Карпат таулары иңкүлегенә алып киткән. Кайбер тарихчы-этнологлар, алып барган тикшеренүләре нәтиҗәсендә, Бөек Венгрия угыр-маҗарлар, шул исәптән венгрлар яшәгән, Көньяк Урал буйларын һәм Кама аръягының көнбатышын биләгән өлкә булган дигән фикергә килгәннәр. Бу караш Кушнаренко, Караякуп, Чиялек һәм башка археологик культуралар комплексларында табылган әйберләр белән дәлилләнә.