Тарих

АТТИЛА

АТТИЛА

АТТИЛА (? – 453 еллар), җиһангир, борынгы Европа һуннары берләшмәсе башлыгы. Һуннарны куәтле империягә туплаучы буларак таныла. Ул идарә иткәндә, һун кабиләләре югары иҗтимагый үсеш дәрәҗәсенә ирешә. Дәүләт составына Иделнең түбәнге өлешеннән алып Рейн елгасына, Көньяк Германиядән Альп тауларына һәм Дунай буйларынача булган җирләрдә яшәүче кабиләләр керә. 447 елда Аттила Көнчыгыш Рим империясенә һөҗүм оештыра, 451 елда Көнбатыш Рим империясендә барган сугышта катнаша, Галлия һәм Бургундиягә бәреп керә, 452 елда Төньяк Италиягә һөҗүм итә. Аның вафатыннан соң һуннар империясе таркала. Европа халыклары риваятьләрендә «Атли» исеменең көчле, дәһшәтле һәм бик бай җиһангир дигән мәгънәнене аңлатуы турында әйтелә. Аттила халыкларның олуг күченүе чорында тиңдәшсез хәрби җитәкче һәм сәясәтче була.