ТУКТАМЫШ ХАН (якынча 1350–1406 еллар), Алтын Урда ханы (1380–1397/1398 еллар). Олуг Мөхәммәд хан тарафыннан хөкем ителгән Туй Хуҗа бәк улы. 1370 елларда Урта Азия идарәчесе Аксак Тимер янына качып китә. Аның ярдәме белән Олуг Мөхәммәдкә каршы көрәш башлый һәм 1379 елда Күк Урда тәхетенә килә. 1380 елда Куликово кыры сугышында җиңелүгә дучар ителгән бәкләр бәге Мамайны 1380 елда җиңә һәм Алтын Урда тәхетен яулый. 1382 елда Мәскәүне басып ала, рус җирләренең элеккечә Алтын Урдага бәйлелеген торгыза. Кавказ арты һәм Урта Азия җирләренә хуҗа булу өчен 1380 еллар ахырыннан Аксак Тимергә каршы көрәшә. 1391 елда Туктамыш хан Кондырча елгасы буендагы сугышта Аксак Тимер тарафыннан җиңелә, шуннан соң ил аерым олысларга бүленә. 1393 елгаТуктамыш хан хакимиятне кире кайтаруга һәм Алтын Урданы берләштерүгә ирешә. Терек елгасы буендагы сугышта (1395 ел) кабат Аксак Тимер тарафыннан җиңелә. Үзара башланган сугышлар барышында (1395–1397 еллар) Алтын Урдада хакимият Идегәйгә һәм аның булышлыгы белән тәхеткә утырган Тимер Котлыгъ ханга күчә. Туктамыш хан Литвага куыла, анда ул Литваның бөек кенәзе Витовт белән килешү төзи. Аның ярдәмендә хакимиятне кире үз кулына кайтарырга омтылып карый, әмма Бурсыклы (Ворскла) елгасы буендагы сугышта (1399 ел) җиңелә. 1399 елның ахырында Литвадан китә һәм Көньяк Себердә качып яши; Идегәйгә каршы көрәштә Аксак Тимер ярдәменә өметләнә. 1406 елда Шадибәк хан һәм Идегәй гаскәрләре тарафыннан куып тотыла һәм үтерелә.