Тарих

ИДЕГӘЙ

ИДЕГӘЙ (1352-1419 еллар), 1399 елдан Алтын Урда әмире, Нугай Урдасына нигез салучы. 1377–1378 елларда Туктамыш ханга Күк Урда тәхетенә утырырга ярдәм итә. Соңрак, ханга каршы фетнә оештырылуы ачылгач, Аксак Тимер тарафына кача һәм, аның ягыннан торып, Туктамышка каршы сугыша. Тимер Котлыгъ хан җитәкчелегендә Идел аръягында ярым мөстәкыйль олыс оештыра. 1397 елда Туктамышка каршы көрәш башлый һәм аны Кырымнан Литвага куып җибәрә. 1399 елда Литваның бөек кенәзе Витовт белән Туктамышның берләштерелгән гаскәрен тар-мар итә. Алтын Урданың бердәмлеген торгызып, Шадибәк хан һәм Булат Солтан хан вакытында дәүләтнең идарәчесе була. 1408 елда Мәскәүгә һөҗүм ясый һәм аннан кабат ясак түләтә башлый. 1410 елда хакимияттән читләштерелә, үзенең урдасы белән Идел һәм Урал елгалары аралыгында яңа дәүләт (Мангыт йорты) оештыра. 1416 елда Руська яу белән бара, Киевны яндыра. Тәхет өчен барган сугышта һәлак була. «Идегәй» дастанының нигезендә Идегәйнең Алтын Урда бердәмлеге өчен көрәше ята.

Мәкаләдәге сылтамалар