География

ТАТАР ЯРУСЫ

ТАТАР ЯРУСЫ

ТАТАР ЯРУСЫ, Пермь системасының (чорының) югары өлеше утырмалары; Казан ярусыннан соң килә. 265,8±1,0 миллион ел элек башлана, якынча 4,5 миллион ел дәвам итә. 1886 елда триас системасы составында билгеләнә.

Татар ярусының 250 м га кадәр калынлыктагы утырмалары Татарстан Республикасының иң көнбатыш һәм көньяк-көнчыгыш чикләрендә ачыкланган, кагыйдә буларак, алар субүләр пространство төзиләр. 3 горизонтка бүленә: Уржум, Северодвинск, Вятка. Нигездә, гипс катламлы күл-лагуналы чуар төстәге карбонатлы-балчыксыл токымнар һәм аллювиаль-дельталы кызыл төстәге комсу-балчыксыл токымнардан, мергель, известьташ, конгломерат линзалары, кремнийлашкан үзагач кисәкләреннән тора.

Татар ярусы утырмаларында моллюск, остракодалар, балык, амфибия, җир өсте умырткалылары, эре рептилияләр (динозаврлар) калдыклары очрый. Апас (Ишеево табылдыгы), Тәтеш (Монастырь чокыры) һәм Югары Ослан (Черёмушка ерымы) районнарында умырткалыларның сөякләре табыла. Татар ярусы токымнарында күп кенә төзелеш ташы (Яшел Үзән, Кукмара, Мамадыш һәм башка районнар), известьташ (Апас, Балтач районнары) һәм башка файдалы казылмаларның күренешләре һәм чыганаклары ачыкланган.

Мәкаләдәге сылтамалар