География

ГИПС

ГИПС

ГИПС (грекчадан gy`psos – акбур, известь),

1) CaSO42H2O, сульфатлар классындагы минерал; составында CaO (32,5%), балчык һәм органик матдәләр катнашмасы, вак ком бөртекләре бар. Кристаллар (гадәттә, шакмак рәвешендә), кристалл друзалары, юка-кристаллик, бөртексыман (алебастр) һәм җепсел (селенит) агрегатлар рәвешендә очрый. Ак, төссез, соры, көрән төсләрдә була. Пыяласыман ялтырый, перламутрлы, ефәксыман. Катылыгы 1,5–2. Төрле юнәлештә катылыгы үзгәрүчән. Уалучан. Тыгызлыгы 2,3 г/см3. Эрү температурасы 1450 °C. Суда аз эри, NaCl катнаш суда эрүчәнлеге 3,5 тапкыр арта. Төрләре: селенит (ай ташы, үтә күренмәле, параллель җепселле, ефәксыман шома), гипс шпаты (эре кристаллы), алебастр (кар кебек ак, вак бөртекле гипс), «Мария пыяласы» һәм башкалар.

2) Катламлы яисә массив рәвешендәге тау токымы; бөртексыман төзелешле, ак төстә, гипс минералларыннан тора. Кушылмаларына бәйле буларак, төсе дә төрлечә – аксыл-соры, саргылт, кызыл, кара. Икенче төре – балчык-гипс. Табигатьтә еш кына ангидрит белән бергә очрый; хасил булуы, химик составы һәм таралу шартлары буенча аңарга охшаш. Тозлак бассейннарда барлыкка килә. Гипсоангидрит токым ятмалары барлык геологик дәверләр утырмаларында да очрый.

Татарстан Республикасы территориясендә гипс ятмалары киң таралган, ләкин бик тирәндә урнашканнар (100–200 м); бу гипсны гамәли куллануны чикли. Гипс чыгару 100 елдан артык дәвердә аның җир өстенә чыккан урыннарында алып барыла. Татарстан Республикасында гипсның шактый зур запаслары бар; республиканың Көнбатыш өлешендә 6 чыганак билгеле: 4 се – Кама Тамагында, 2 се – Лаеш һәм берничәсе Баулы районында. Ике чыганак (Кама Тамагы чыганагы һәм Сөйкедә 2 нче участок) – федераль һәм республика, өч чыганак (Сөйкедә 1 нче участок, Антоновка, Саескан тавы) – республика, берсе (Әсәй) җирле әһәмияткә ия. Гипс Идел буе, Урал һәм Россия Федерациясенең цемент заводларына, төзелеш материаллары комбинатларына һәм башка предприятиеләргә җибәрелә.