МЕРГЕЛЬ (латинчадан marga — энҗеле), балчык һәм карбонатлы утырма тау токымы, балчыкка охшаган, ләкин пластик сыйфатка ия түгел, тыгыз, җирсыман; 50–75% CaCO3 һәм MgCO3 (кальцит, сирәк кенә доломит) һәм 10% тан 70% ка кадәр балчыксыл кисәкчекләрдән тора. Минераль составы буенча мергельле известьле һәм доломитлы; кушылмаларга бәйле рәвештә кремнезёмлы, глауконитлы, комташлы һәм башкаларга бүләләр. Төрле төстә, күбрәк аксыл була. Сай сулыкларда CaCO3 ның утырымга төшүе нәтиҗәсендә хасил була. Пластсыман ятмалар хасил итеп, барлык яшьтәге утырмаларда очрый.
Татарстан территориясендә мезозой һәм палеозой утырмаларында һәр җирдә таралган. 1970 елда Чүпрәле районында соңгы акбур яшендәге цеолитлы мергель-кремнийлы токымнар ачыкланган, 1990 елда биредә Татарстан Республикасында беренче цеолитлы токымнар чыганагы ачыла. Мергель цемент һәм вакташ җитештерүдә, эчәргә яраклы һәм агынты суларны чистарту, газны, һаваны киптерү һәм башка максатларда кулланыла.