Музыка

КАЗАН ТАТАР ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫ

КАЗАН ТАТАР ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛАР ТЕАТРЫ

КАЗА`Н ТАТА`Р ЯШЬ ТАМАШАЧЫЛА`Р ТЕА`ТРЫ, Г.Кариев исемендәге профессиональ театр; 1991 елда оеша.

Спектакльләрне балалар өчен татар телендә куючы махсус профессиональ театр беренче тапкыр 1918–1919 елларда Казанда булдырыла: Алафузов театры каршында балалар татар драма коллективы төзелә. 1923–1924 елларда Казансу аръягындагы фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбе каршында балалар татар театр төркеме эшли. 1924–1930 елларда Татар дәүләт театры каршында Касыйм Шамил җитәкчелегендә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр әзерләүче актёрлар коллективы оеша. 1932 елда Үзәк пионерлар клубы каршында Казан яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) төзелә; аның составында К.Шамил җитәкчелегендә татар төркеме оеша. Төркем 1934 елга кадәр яши һәм шәһәр предприятиеләре театрны акча белән тәэмин итүдән туктау сәбәпле таркала.

1944 елда Мәскәүдәге Дәүләт театр сәнгате институты каршында Татар театр студиясе ачыла, 1949 елда Казан ТЮЗы каршында аны тәмамлаучылардан торган татар төркеме оеша.

1987 елда нәни һәм яшүсмер тамашачылар өчен ТАССР Халык мәгарифе министрлыгы каршында Ф.Ә.Хәбибуллин җитәкчелегендә татар театр студиясе оеша. 1991 елда студия Казан татар яшь тамашачылар театры итеп үзгәртелә. Ул башта Островский урамындагы 12 йортта урнашкан була, аннан аңа Елга аръягындагы элекке Алафузов театры бинасы бирелә. Хәзер исә ул Петербург урамындагы элеккеге офицерлар йорты бинасында урнашкан.

Теги #театр

Мәкаләдәге сылтамалар