Музыка

ТАТАР ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫ

ТАТАР ДРАМА ҺӘМ КОМЕДИЯ ТЕАТРЫ

ТАТА`Р ДРА`МА ҺӘМ КОМЕ`ДИЯ ТЕА`ТРЫ (К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры), 1933 елда, авыл тамашачысына хезмәт күрсәтү максатыннан, Татар академия театры филиалы буларак оеша. 1938 елда 6 нчы колхоз-совхоз театрына үзгәртеп корыла, урнашу урыннары – Балтач авылы, 1939 ның декабреннән – Арча, 1942 нең октябреннән – Буа шәһәрләре; соңрак Буа шәһәр татар драма театры дип атала. 1944 елның октябрендә Казанга күчерелә һәм Татар дәүләт республика күчмә театры дип үзгәртелә, 1979 елдан – Татар драма һәм комедия театры, 1988 елдан – К.Тинчурин исемендә. 1933 тә филиалның директоры һәм режиссёры итеп Мәскәү үзәк татар эшче театрының элекке актёры һәм режиссёры М.Ильясов билгеләнә.

Бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүенә һәм авыр шартларга карамастан, театр мәгарифне үстерү, тамашачыга рухи һәм әхлакый тәрбия бирү бурычын үти. Бөек Ватан сугышы елларында труппаның ирләр составы кими, актрисаларга ир-ат рольләрен дә башкарырга туры килә.

Театр Үзбәкстан, Кыргызстан, Казакъстан, Әзәрбайҗан республикалары шәһәрләренә спектакльләр белән чыга. 1988 елда театрга элек Татар академия театры эшләгән бина бирелә һәм ул стационар театр статусын ала.


Театр Татарстан һәм Россия шәһәрләре һәм районнары буйлап гастрольләрдә йөри, Россия һәм халыкара театр фестивальләрендә катнаша, 2016 елда К.Тинчурин исемендәге чираттагы VIII Халыкара милли драматургия театр фестивален уздыра.

Теги #театр

Мәкаләдәге сылтамалар