Тарих

СӨЕМБИКӘ

СӨЕМБИКӘ (Сөенбикә) (?–1554 елдан соң, Касыйм шәһәре), Казан ханлыгы идарәчесе (1549–1551). Нугай бәге Йосыф кызы, Казан ханнары Җангали (1533–535 еллар), Сафагәрәй (1536– 1549 еллар), Шаһгали (1553 елдан) хатыны. 1549 елда Сафагәрәй, идарәчелекне улы Үтәмешгәрәй ханга калдырып, кинәт үлеп китә; Сөембикә балигъ булмаган улы Үтәмешгәрәй ханның регенты вазифасын ала. Кырымга йөз тоткан сәясәт алып барырга омтылуы белән Казан аксөякләрендә дә, рус хөкүмәтендә дә канәгатьсезлек тудыра. Рус дәүләте белән хәрби каршылыкта тору һәм аксөякләр арасында үзара килешү булмау сәбәпле, Сөембикә хөкүмәте Мәскәү яклы Казан аксөякләре тарафыннан бәреп төшерелә. Ул улын алып атасы тарафына, Нугай Урдасына качарга омтылыш ясый, әмма тотыла. 1551 елның 11 августында Сөембикә һәм аның улы Мәскәүгә озатыла. Соңрак ул Шаһгалигә кияүгә бирелә һәм Касыйм шәһәренә җибәрелә. Үтәмешгәрәй Александр исеме белән чукындырыла (1553 ел).

Сөембикә – дөнья тарихында мөселман идарәче хатын-кызларының иң беренчеләреннән була. Татар халкының тарихи хәтерендә Сөембикә ханбикәнең язмышы символик рәвештә Казан ханлыгы фаҗигасе белән бәйләнгән; аны тоткын итү һәм Мәскәүгә озату Казанның руслар тарафыннан яулануы, татарларның үз дәүләтләрен югалтулары белән тәңгәлләштерелә. Сөембикәнең шәхесе, аның фаҗигале язмышы халык дастанында («Сөембикә бәете»), рус, татар, төрек язучылары һәм публицистлары иҗатында чагылыш таба.