Тарих

ТУКТАУЛЫК

ТУКТАУЛЫК (археологик), таш, бронза гасырларның ныгытылмаган торулык калдыклары. Татарстан территориясендә беренче торулыклар 100 мең еллар чамасы элек барлыкка килә, мәсәлән, «Красная Глинка» торулыгы. Торулыклар, гадәттә, күптәнге биек террасалардагы елга үзәннәре янында, яисә үзән кырыйлары буйлап, ташу сулары керми торган урыннарда урнашкан булалар. Аларда борынгы аучылар, балыкчылар һәм җыючылар яши, алар елга үзәннәренең биологик ресурсларын файдаланалар, үзләштерүле хуҗалык алып баралар. Бронза гасыр торулыкларында җитештерүче хуҗалык итү билгеләре (терлекчелек, һөнәрчелек) табыла. Татарстан территориясендә төрле дәвер торулыклары Спас районының Әҗмәр, Куралово авыллары, Актаныш районының Татар Ямалы, Минзәлә районының Дәвек, Биектау районының Кече Битаман авылларында ачыклана. Торулыкларның культура катламында керәч кисәкләре, чакматаш, сөяк һәм бронзадан хезмәт һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре, хайван сөякләре, учак, торак урыннары калдыклары табыла.