Тарих

«КРАСНАЯ ГЛИНКА»

«КРАСНАЯ ГЛИНКА», археологик ядкәре; Тәтеш районы Бессоново авылы янындагы (хәзер Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган) таш гасыр (якынча безең эрага кадәр 100–35 мең еллар) торулыгы. Таштан ясалган зур әйберләр: эре чакматаш ярчыклардан ясалган кыргычлар, баш-башлары очланган чуерташлар, шомартылган һәм эшкәртелмәгән ярчыклар, неандерталецлар торулыкларына хас аморф ядрәләр һәм «тупас» эшләнгән башка кораллар, шулай ук палеолит чоры фаунасы (мөгезборын, зубр, ат) калдыклары табыла.

Мәкаләдәге сылтамалар