География

СОЛИФЛЮКЦИЯ

СОЛИФЛЮКЦИЯ

СОЛИФЛЮКЦИЯ (латинчадан solum – туфрак, җир һәм fluxus – агыш), авырлык көче тәэсирендә авышлык буйлап грунтның юеш көпшәк, күбесенчә балчыксыл массаларының үзле-пластик агуы. Сезонлы туң катлам эрегәндә, 2–3 тән 10–15 градуска кадәр текәлектәге тау битләрендә бара. Тизлеге буенча акрын (елына берничә см) һәм тиз (көчле) агымлы (елына берничә дм) солифлюкцияне аерып йөртәләр.

Татарстан Республикасы территориясендә язын сөзәклекләрдә туң грунт эрегәндә, җир асты сулары өскә чыккан урыннарда, эрүче кар көртләре янында күзәтелә. Бозлык чорындагы туңлык шартларында солифлюкция барлык җирдә дә күзәтелгән, ә инде төньяк һәм көнчыгыш экспозицияләренең аз җылынучан һәм шул сәбәпле нык дымлы тау битләрендә көчлерәк барган. Шушы аермалыклар нәтиҗәсендә, Татарстан территориясенә хас асимметрияле кече елга һәм сыза үзәннәре формалаша.

Солифлюкция мәйданы 30–35% ка җитә. Бозлык алды һәм бозлыкара шартларның дүртенчел система (чор) дәвамында берничә тапкыр алышынуы аркасында бер-берсе өстенә капланган һәм күмелгән туфрак горизонтлары белән бүленгән 3–4 шлейф генерациясе формалашкан. Бу утырмаларда игенчелектә киң кулланылучы аеруча уңдырышлы туфраклар барлыкка килгән. Комсыл балчыклар чимал буларак кирпеч җитештерүдә кулланыла.

Мәкаләдәге сылтамалар