САФЬЯН, юка, йомшак, ачык төсләргә буялган, үсемлек төнәтмәсендә дупланган күн. Кәҗә һәм сарык тиресеннән эшләнә. Югары сыйфатлы сафьян Идел буе Болгар дәүләтендә һәм Казан ханлыгында җитештерелгән. Казанда сафьян күн җитештерүнең билгеле алымы: башта күнне арыш куасында (100 тирегә 400 кг чамасы он) әчетәләр, аннары бал эретелгән суда тоталар, аннан соң имән, тал яки кара чикләвек кайрысы төнәтмәсендә илиләр. Аяк киеме, галантерия әйберләре, җиһаз тышлыклары эшләү өчен кулланыла. XVIII йөздә–XX йөз башында күн җитештерү алга киткән чорда киң таралыш ала.