Экология

Тыюлык

Тыюлык

Тыюлык – ул аеруча саклана торган территория, анда кешеләр керү һәм теләсә нинди хуҗалык эшчәнлеге тыелган. Тыюлыклар табигый комплексларны кеше кулы тимәгән хәлдә саклап калу һәм шулай ук табигый процессларны күзәтү өчен төзелә.

Еш кына тыюлык мәйданында аеруча кыйммәтле табигый объектлар була. Тыюлыклар 2 төргә бүленә: кешенең табигый процессларга бернинди тыкшынуы рөхсәт ителми торган эталон тыюлыклар һәм, экосистеманы теләгән хәлдә тоту өчен, билгеле бер чаралар үткәрүне таләп итә торган юнәлешле режимлы тыюлыклар.

Татарстанда беренче һәм бердәнбер тыюлык 1960 елда барлыкка килә. Ул ике өлештән тора. Раифа өлеше Яшел Үзән районында, Казаннан 25 километр ераклыкта урнашкан. Нигездә, бу – чокырлары һәм сазлыклары булган тигезлекле участок. Саралы өлеше Лаеш районында, Татарстан башкаласыннан 60 километр ераклыкта, Куйбышев сусаклагычы ярында урнашкан. Бу участокта биеклекләр аермалыгы бар. Тыюлык 90 процентка урманнар белән капланган. Биредә имән, нарат, каен, юкә, зирек агачлары үсә. Кайбер үсемлекләр Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Мәсәлән, сарана лалә.

Тыюлыкта 50 дән артык төрдәге имезүче һәм ике йөзгә якын төрдәге кош яши.