Экология

Дендрарий

Дендрарий

Дендрарий – ул фәнни-тәҗрибә максатлары белән агачлар һәм куаклар үстерелә торган территория. Монда үсемлекләрнең сирәк очрый торган, уникаль төрләре булырга мөмкин. Дендрарий территориясе буйлап йөрергә мөмкин. Иң мөһиме, рөхсәт ителгән сукмаклардан гына йөрергә, әйләнә-тирә мохитне бозмаска кирәк. Дендрарийда гадәттә, мөстәкыйль туристлар адашмасын өчен, маршрут һәм зоналар күрсәтелгән табличкалар була.

Татарстанда дендрарий 1921 елда барлыкка килә. Башта ул зур булмаган территорияне били. Хәзер Раифа дендрариеның мәйданы якынча 35 футбол кыры мәйданына тигез. 1960 елда дендрарий Идел-Чулман тыюлыгының бер өлешенә әйләнә. Шул вакыттан биредә экскурсияләр уздырыла башлый.