Экология

Заказник

Заказник

Заказник – ул үсемлек яки хайваннарның бер яки берничә төренең популяциясе тыгызлыгын торгызу өчен булдырылган, аеруча саклана торган территория. Заказниклар саклана торган төрләрнең популяцияләрен торгызу өчен җитәрлек вакытка булдырыла. Заказник территориясендә хуҗалык эшчәнлегенең аерым формалары даими яки вакытлыча тыела. Бу тереклек ияләренең билгеле бер төрләрен, аерым биогеоценозларны, экологик компонентларны, тулаем алганда табигать күренешен һ.б. саклауны тәэмин итү өчен эшләнелә.

Заказниклар геологик, флористик, фаунистик һ.б. төрле була.

Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә 35 тән артык заказник урнашкан. Болар – Кичке Таң, Чатыр-Тау, Владимир сөзәклеге (Актүбә Массивы), Ашыт һ.б.