ПЬЯНОБОР КУЛЬТУРАСЫ, Кама алды төбәгендә тимер гасыр (якынча безнең эрага кадәр 3 йөз–безнең эраның 2 йөзе) археологик культурасы. Атамасы Пьяный Бор авылы (хәзер Әгерҗе районы Красный Бор авылы) территориясендә җыелган борынгы әйберләр белән бәйле. Пьянобор культурасы XIX йөзнең соңгы чирегеннән өйрәнелә. 1901 елда мөстәкыйль культура сыйфатында А.А.Спицын тарафыннан нигезләнә.
Игенчелек, терлекчелек, сунарчылык, балыкчылык белән шөгыльләнүче фин-угор кабиләләре тарафыннан калдырылган. Торулыкларның культура катламнарында ат, мөгезле эре терлек, дуңгыз сөякләренең калдыклары табыла. Пьянобор культурасы кешеләре тимер һәм бакыр металлургиясе белән таныш була. Чегадино I шәһәрлегендәге казу эшләре вакытында примитив тимер эретү мичләре калдыклары табыла. Бакыр һәм аның эретмәләре бизәмәләр, хатын-кыз һәм ир-ат киемнәренең аерым детальләрен эшләү өчен кулланыла. Бронза тәңкәләр, фигуралы күкрәк һәм бил каптырмалары, каеш бизәкләре, күкрәк тәңкәләре, обоймалар, кояш сурәтле аеллар аеруча киң тарала. Пьянобор культурасы ядкәрләренең культура катламнарында бронза, тимер һәм сөяк ук, сөңге очлыклары, садак ыргаклары, тимер туры кылычлар, хәнҗәр, гөрзиләр; әвәләп эшләнгән йомры төпле, касәсыман бизәксез балчык савытлар табыла. Татарстан территориясендә Пьянобор культурасы ядкәрләре Менделеев районының Монай һәм Бәзәкә авыллары, Минзәлә районының Дәвек һәм Бикбау авыллары, Мөслим районының Мәлләтамак һәм Иске Чакмак авыллары янында табылган.