СУНАРЧЫЛЫК, кыргый җәнлекләр һәм кошларны аулау. Төбәк территориясендә таш, бронза һәм тимер гасырлар чорында Чулман, Идел-Чулман, Балахна, Волосово, Гарино-Бор, Абашево, Ананьино, Городец, Пьянобор, Имәнкискә, Ломоватово, Кушнаренко һәм башка археологик культураларга караган халык эшчәнлегенең бер төре. Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы халкының хуҗалык тормышында сунарчылык аерым бер урын алып тора. Гарәп авторы әл-Мәрвази мәгълүматлары буенча, Болгар дәүләте урманнарында «кыйммәтле мехлы җәнлекләр: тиеннәр, кешләр» очрый. XVI йөздә А.Курбский: «...анда кыйммәтле сусар бар, төлкеләр һәм башка җәнлекләр тиресе киемнәр тегәргә яраклы», - дип билгеләп үтә. XVI йөзнең 2 нче яртысында–XVII йөз башында Казан һәм Зөя өязләрендә, писцовый кенәгәләр буенча, татарлар, чуашлар һәм марилар арасында «кондыз эзәрлекләү» булуы мәгълүм. XVIII йөздә Казан төбәге удел крәстияннәренең бер өлеше патша сунарчылыгын тәэмин итүдә катнаша, алар патша сараена ау кошлары китерәләр. XIX йөз ахырында Казан губрнасында 2,5 меңгә якын кәсепче аучы исәпләнә. Тиен, куян, төлке, боҗыр, көртлек, урман тавыгы аулана. Аучылар күбәю, сунарчылыкны контрольдә тотмау җәнлекләр һәм кошларның саны кимүгә китерә.
1868 елда Казан сунарчылык җәмгыяте оеша. Хәзерге вакытта сунарчылык федераль һәм республика норматив актлары белән җайга салына. Республиканың һәвәскәр сунарчыларын Татарстан Республикасының сунарчылар һәм балыкчылар җәмгыяте берләштерә.