Тарих

ПУЛ

ПУЛ

ПУЛ (латинчадан follis (акча капчыгы) сүзеннән), бакыр акча. XIII–XV йөзләрдә Алтын Урдада сугыла. Тәңкәнең бер ягында сугылу елы һәм урыны күрсәтелгән, икенче ягында төрле хайваннар, кошлар, чәчәкләр, әйберләр (балта, чүлмәк) яки геометрик фигуралар сурәтләнгән. пулның авырлыгы 1–2 г булган. Үзбәк хан акчаларында «уналты пул — дәник» дигән язу бар. 32 пул бер дирһәмгә туры килгән. XIV–XVI йөзләрдә җүчи пуллары үрнәгендә «пула» сүзе төшерелгән бакыр акчалар Мәскәүдә, Тверь, Углич, Ярославльдә сугыла. Урта Азиядә XVIII йөз ахырыннан XX йөзгә кадәр сугылган бакыр акчалар — пул, 4,5 г авырлыктагы акчалар карапул дип аталган.

Мәкаләдәге сылтамалар