Тарих
ҖҮЧИ (Җүҗи) (1185–1227 еллар), монгол яубашы, Җүчи олысы ханы (1224 елдан); Җүчиләрнең нәсел башы. Чыңгыз ханның өлкән улы. 1207–1208 елда Тува, Хакасия, Алтайны Монгол империясенә куша. Чыңгыз ханның Кытайга (1211–1215 еллар), Урта Азиягә (1219–1222 еллар), Дәште Кыпчакка (1223 ел) оештырган яуларында катнаша. Атасыннан биләмә сыйфатында Иртеш елгасыннан Уралга кадәрге һәм аннан да көнбатыштарак яткан җирләрне ала.