География

ПРОТЕРОЗОЙ

ПРОТЕРОЗОЙ

ПРОТЕРОЗОЙ, протерозой төркеме (эон), (грекчадан pro´teros — иртәрәк һәм zōē — яшәү), 2 миллиард елдан артык дәвердәге кембрийгача чорның югары бүлекчәсе; архейдан соң палеозой эратемасы (эрасы) алдыннан килә. Яше 542±1–2500±100 миллион ел. Протерозой түбән (иртә) һәм югары (соңгы, рифей, венд) өлешләргә бүленә.

Татарстан территориясендә түбән протерозой утырмалары 1500 м дан тирәндәрәк урнашкан, метаморфик сланецлардан, кварцит, кристаллик нигезнең өскә чыккан токымнарыннан гыйбарәт; югары протерозой комсу-балчыксыл, карбонатлы токымнардан тора, утырма тышлыкның түбәнге өлешен формалаштыра. Протерозой утырмалары вулканик токымнар: гранит, гранодиорит, диорит, сиенит, порфирит, габбро-диабазлар белән кискәләнгән. Утырма ятмалар коры һәм дымлы җылы климатның континенталь, сай сулы диңгез һәм диңгез шартларында хасил була.

Протерозойда тереклек бактерияләр, бер күзәнәкле примитив хайваннар (фораминифералар), зәңгәрсу-яшел суүсемнәр, хәзерге диңгез каурыйларына һәм медузаларга якын организмнар рәвешендә фәкать диңгезләрдә генә бара. Соңгы протерозойда боҗралы суалчаннар һәм буынтыгаяклылар барлыкка килә. Татарстан Республикасы территориясендә протерозой утырмаларының югары өлешендә нефть, газ, битум чыганаклары ачыла.