НЕФТЬ (фарсычадан), үзенә генә хас исле янучан майлы сыеклык; файдалы казылма. Углеводородлар һәм кислород, күкерт, азот кушылмалары катнашмасы.
Көрән (күбесенчә), сары-яшел, кара; сирәк кенә төссез була. Нефтьтә эрегән газлар (1 тоннага 30 дан 300 м3 га кадәр), минераль тозлар, металлар (V, Ni, Cu, Co, Mo һ.б.) бар. Органик эретмәләрдә эри. Тыгызлыгы, күкерт, майлар, фракция, асфальтен, парафиннар күләме, җылылык бирүчәнлеге һәм башкалар буенча классификацияләнә. Нефтьне уртача (0,871–0,910 г/см3), авыр (0,910 г/см3 дан артык), шулай ук югары күкертле (83%) һәм үзлегә (71%) аералар. Нефть уннарча метрдан алып 5–6 км һәм тагын да тирәндәрәк ята. Иң күп ятмалары 1–3 км тирәнлектә урнашкан. Ятмалар җыелмасы чыганак барлыкка китерә.
Беренче эзләнү эшләре нефть һәм газның җир өслегенә чыгу урыннарында (биредә коелар төзелә) яки сулыклар өслегендә үткәрелә. 1866 елдан нефтьне эзләү һәм чыгару скважиналар бораулау алымы белән алып барыла. XX йөз башында – структур геологик төшерүләр, структур бораулау, 1930 елларда структураларны ачыклауның геофизик алымнары киң кулланышка керә.XX йөзнең 2 нче яртысында эзләү-разведка эшләре диңгездә киң үсеш ала.
Нефть чыганаклары җир кабыгының барлык горизонтларында: кайнозойда (нефть запасының якынча 25% ты), мезозойда (55%), палеозойда (20%, Татарстан Республикасында 100%), протерозойда (1% ка якын) ачылган. Нефтьнең дөньякүләм запаслары 143 миллиард тоннадан артык, шул исәптән Россия Федерациясендә – 8,2 миллиард тонна (төп запаслар Көнбатыш Себердә). Россия Федерациясендә 2300 дән артык чыганак билгеле, шуның 10 сы, шул исәптән Ромашкино нефть чыганагы уникаль булып исәпләнә.
Татарстан территориясендә 160 ка якын чыганак (3 меңнән артык ятма) ачылган, аларда палеозой утырмаларындагы нефтьнең күләме 1 миллиард тонна чамасы исәпләнә. Төп сәнәгый тупланмалар, структур-тектоник яктан караганда, Көньяк гөмбәзгә, запасларының зур булмаган өлеше – Татар гөмбәзенең Төньяк күтәрелешенә һәм Мәләкәс иңкүлегенең көнчыгыш читенә туры килә. Татарстан территориясендәге нефть чыганакларының төп үзенчәлекләре: газ «эшләпәсенең» булмавы, нефтьле катның чагыштырмача юкалыгы, файдалы катламнарның литологик-фациаль яктан еш үзгәрүе, аларның даими булмаган күп кенә кечкенә катламнарга бүлгәләнүе, ятманың су өсте өлешенең зур мәйдан алып торуы һәм башкалар.