География

БИТУМНАР

БИТУМНАР

БИТУМНАР (латинчадан bitumеn - тау сумаласы). «Битум» атамасы өч мәгънәдә йөри: 1) генетик атама – нефтьләр һәм нафтоидлар рәтендәге каустоболитлар (нефтьләр, асфальтлар һәм башкалар). Чыгышлары үзләрен сыйдыручы токымнарга карата икенчел. Алар өчен эрүчәнлек мәҗбүри билге түгел; 2) аналитик атама - битумоидлар - органик эреткечләр ярдәмендә, токымнан яисә хәзерге утырмалардан алына торган табигый органик матдәләр тупланмасы; 3) техник атама - табигый асфальтлар, нефть, торф, күмер эшкәртү продуктлары, техник чимал буларак кулланылалар.

Табигый һәм ясалма (техник) битумнарга бүленәләр.

1. Табигый битум – беренчел углеводородлардан торган табигый органик кушылмалар; каты, балавызсыман яисә аз агышлы үзле хәлдә булалар. 6 төп класска бүленәләр: мальталар, асфальт, асфальтит, керит, антраксолит һәм озокеритлар. Гамәлдә, физик-химик процесслар нәтиҗәсендә, нефть ятмаларының таркалу һәм яңача формалашу продуктларын табигый битумга кертәләр.

Табигый битум борынгы заманнардан бирле кулланыла. Безнең эрага кадәр 3 мең еллар элек Вавилонда һәм Мисырда табигый битум кулланып эшләнгән корылмалар булганы билгеле. Соңрак табигый битумны күп илләрдә төзелештә, медицинада, лаклар сыйфатында һәм башка максатларда куллану очраклары була.

XVIII йөз ахырында Канадада табигый битум чыганакларын сәүдә ихтыяҗларыннан чыгып эшкәртергә омтылып караганнар. XIX йөз уртасында Европада һәм АКШта беренче асфальт тротуарлар салына; Казанда алар XX йөз башында барлыкка килә. Аерым ятмалардагы запаслар йөзләрчә миллионтоннага, битум туплану зоналарында берничә миллиард тоннага җитә.

Татарстан Республикасында табигый битум ятмалары, башлыча, Пермь утырмаларында – Сакмар һәм Казан ярусларының карбонатлы коллекторларында, Уфа ярусының комлы катламнарында урнашкан. Битумга баерак урыннар - Мәләкәс батынкылыгы, Татар гөмбәзе Көньяк калкулыгының көнбатыш, көньяк һәм көньяк-көнчыгыш битләре; азрак очраган урыннар - Татар гөмбәзенең Көньяк һәм Төньяк күтәрелмәләре чигендә. Татарстанда 430 битумятмасын үз эченә алган 90 битумчыганагы билгеле. Иң эреләре - Әшәлче битум чыганагы, Мордва Карамалысы битум чыганагы, Түбән Карамалы һәм Подлесный чыганаклары. Аерым чыганакларда битум запасы 1–2 дән алып 10–15 миллион тоннага кадәр исәпләнә.

Табигый битум юл төзү эшләрендә, синтетик нефть, җиңел фракцияләр, катмый торган майлар, лаклар, буяулар, сумалалар, гидроизоляция материаллары, пластмассалар эшләп чыгаруда, нефть коксы һәм химик элементлар (күкерт, никель, ванадий, титан) алуда, энергетика, металлургия һәм авыл хуҗалыгы тармакларында кулланыла

2. Ясалма (техник) битум – гадәттә, каты яисә үзле халәттәге матдәләр; башлыча, авыр нефть калдыкларыннан (мазут, гудрон) алына. Каты нефть битумы рубероид ясауда, ярым катылары – гидроизоляция материаллары, асфальт һ.б. эшләп чыгаруда, сыеклары юл төзелешендә кулланыла. Сәнәгатьтә кулланылганның 90%ы ясалма битумга туры килә.

Мәкаләдәге сылтамалар