Тарих

МАРИЛАР

МАРИЛАР, фин-угор халыклары төркеменнән, Мари Республикасының төп халкы. Россия Федерациясендә мариларның гомуми саны — 547605 (2010 ел). Шуның 290863е Мари Республикасында яши. Марилар 3 этнографик төркемгә бүленәләр: тау ягы мариларының күпчелеге Иделнең уңъяк ярында һәм Ветлуга буенда яши, болын ягы марилары — Ветлуга-Вятка елгалары аралыгының калган өлешен, көнчыгыш тараф марилары Вяткадан көнчыгыштагы территорияне, Кама һәм Урал алдындагы җирләрне билиләр. Мари телендә сөйләшәләр, язулары рус алфавиты нигезендә. Башлыча, православие динен тоталар, шулай ук христианлык һәм традицион инанулар катнашмасыннан гыйбарәт «мари дине» («марла вера») тарафдарлары да бар.

Хәзерге вакытта мариларның 60% тан артыгы авыл тормышы алып бара. Төп шөгыльләре – сөрүле игенчелек. Төп басу культуралары – арыш, солы, арпа, тары, карабодай, бәрәңге; техник культуралар – киндер, җитен, колмак; яшелчәләр – суган, кәбестә, торма, кишер. Атлар, мөгезле эре терлек, сарыклар, йорт кошлары асрыйлар; дуңгыз һәм кәҗәләр сирәк очрый, чөнки алар «харам», корбанга яраксыз санала. Сунарчылык, балыкчылык, чолыкчылык (соңрак – умартачылык), кыргый җиләк-җимеш, гөмбә җыю икенчел роль уйный. Агач, үсемлек сүсе, йон, күн эшкәртү белән бәйле кәсепләр шәхси хуҗалыкта әһәмиятле санала. Үсешкә ирешкән сәнгать һөнәрләре: зәргәрчелек (көмештән хатын-кыз бизәнү әйберләре эшләү), агачны кисеп бизәкләү, тукучылык, чигү.

Мариларның традицион кием үзенчәлекләре хатын-кызлар киемендә ачыграк чагылыш таба. Алар көндәлек киемнәрне дә тегеп, чигеп, аппликация юлы белән бизәклиләр, әмма бәйрәм һәм туй киемнәре аеруча купшы бизәлә, аларга өстәмә рәвештә күпсанлы зәркән бизәмәләр кулланыла –бил, күкрәк, муен, колак бизәмәләре сәйләннәрдән, кабырчык, ялтыравык, тәңкәләрдән эшләнә, төрле көмеш беләзек һәм йөзекләр кию гадәте яшәп килә. Өске кием булып ак яисә кара постаудан туры итеп һәм киселеп, бөрмәләп тегелгән кафтаннар (мыжер), кайры һәм манылган киндер яки фабрикада эшләнгән тукыма белән тышланган туннар (ужга) хезмәт итә. Аяк киеме – чабата (йындал), күн итек (кем), киез итек (межгем). Мари хатын-кызларында элек-электән аяк балтырларын кара постау ыштырлар белән чолгап кую гадәте яшәп килгән, шуңа күрә күрше татарлар аларны «кара аяклар» дигәннәр.

Мариларның традицион ризыклары – чумарлы аш (лашка), ит яки эремчек пилмәне (подкогыльо), ит, терлек мае яки каннан ярма кушып пешереп әзерләнгән казылык (сокта), какланган ат казылыгы (каж), катлы белен (команмелна), көлчә (эгерче), төче солы икмәге (шергинде). Мариларга гына хас кайбер ашларны әзерләгәндә тиен, керпе, тузбаш, зәһәр елан ите, балык оны, киндер орлыгы кулланылган. Карчыга, байгыш кебек киек кошлар итеннән аерым ризыклар әзерләнгән, шул ук вакытта кыр казлары, торна, аккош һәм күгәрченнәрне аулау тыелган. Киң таралган эчемлекләр — сыра (пура), каты бал (пуро), әйрән (эран).

Мариларда зур булмаган моногамик гаиләләр өстенлек итә, әмма бүленеп чыкмаган, 3–4 буын якын туганнарны берләштергән зур гаиләләр дә була. Никах килешүе төзегәндә, кәләшнең ата-анасына калым (олно) түлиләр, ә алар кызларына мал-мөлкәт (пого) һәм мал-туардан (кузык) бирнә бирәләр. Катнаш никахлар ешрак руслар һәм чуашлар белән очрый. Туй йоласы музыка, җыр, биюләр белән уза торган күп этаплы катлаулы ритуалдан гыйбарәт. Хуҗалык эшләре белән тыгыз бәйләнгән бөтенхалык бәйрәмнәре дә шамакайларның театрлаштырылган тамашалары, уеннар, музыка, үзенчәлекле җырлар (муро), биюләр белән уза. Булачак игеннәр уңышы, терлек үрчеме, кияүләр турында багулар урын алган Яңа ел бәйрәме, «шорык йол», руслардагы май чабуга охшаш «уйарня» бәйрәме, «ага пайрем» — бергәләшеп гыйбадәт кылу һәм корбанга иген бирү йоласы башкарыла торган язгы сабан бәйрәме, җәйдә «явыз рухлар»ны куу йоласы уздырылган «сурем» бәйрәме, яңа уңыш ашлыгыннан йола ризыклары пешереп һәм гаилә гыйбадәтләре кылып, көзге «угинде пайрем» билгеләп үтелгән. Христиан календаре бәйрәмнәренә дә мәҗүси йола элементлары өстәлгән. Бозым, күз тию, мәрхүмнәр җаны турындагы карашларга нигезләнгән, традицион булмаган медицина үсеш алган.

Мәрхүмне кышкы киемнәр кидереп җирләү, җәйге чорда мәетне зиратка чанага салып алып бару – бабалар культының борынгыдан килгән үзенчәлекләре. Традицион җирләү йоласында ахирәттәге дөнья (кыямәт) турындагы карашлар чагылыш тапкан: кабергә киндер кисәге (мәрхүмнең җаны күпердән чыккандай упкын аша ахирәткә күчсен өчен); гөләп ботаклары (үлеләр патшалыгы капкасын саклаучы еланнарны һәм этләрне куу өчен); мәрхүмнең гомер буе җыелган тырнаклары (алар ярдәмендә, имеш, ул ахирәткә күчкәндә тау-кыялар аша үтеп чыга) куелган.

XIX йөз ахырында–XX йөз башында милли үзаң үсеше күзәтелә. 1907 елда мари телендә беренче вакытлы басма – еллык «Марла календарь» («Мари календаре») басыла, 1915 елда беренче мари газетасы нәшер ителә башлый. XIX йөз ахырында аз санлы милли интеллигенция, башлыча, укытучылардан тора; аларның агарту эшчәнлеге һәм төбәкне өйрәнү юнәлешендәге беренче тикшеренүләре, ягъни мари халкының тарихы, этнографиясе, теле һәм фольклоры буенча материаллар җыеп бастырып чыгарулары мари халкының этник үсешендә зур роль уйный. Әмма мариларның икътисадын һәм мәдәниятен күтәрүдә, милли эшчеләр сыйныфы, интеллигенция, колхоз крәстияннәре кадрлары формалашуда совет хакимияте чорындагы үзгәртеп корулар хәлиткеч әһәмияткә ия була. Хәзерге вакытта мариларның милли һәм сәяси активлыгы үсешенә Бөтенмари Советы, «Марий Ушем» мари милли җәмәгать оешмасы булышлык итә. 1998 елдан Татарстан Республикасында мариларның милли-мәдәни автономиясе эшли, аның төп бурычы — Татарстанда яшәүче мари халкының мәдәни традицияләрен саклау һәм яңарту.

Мәкаләдәге сылтамалар