География

СУ БАСУЛАР

СУ БАСУЛАР

СУ БАСУЛАР, су биеклегенең (елга, күл, диңгез) күтәрелүе нәтиҗәсендә җирлекнең су астында калуы.

Су басулар кар эрегән вакытта көчле су агымы, елгада боз тыгылу, шулай ук җәйге мул яңгырлар нәтиҗәсендә күзәтелә. Кайбер тигезлек елгаларының тамак өлешендә диңгез ягыннан искән җилнең суны кууы аркасында да су басулар була.

Татарстан Республикасы территориясендә су басулар язын, кар эрегән вакытта, кече һәм уртача зурлыктагы елгаларның ташуы белән бәйле. Гадәттә, су зур булмаган мәйданнарны каплый һәм артык күтәрелми. Зур су басулар уртача 20–25 елга бер тапкыр була һәм елга үзәннәренең чагыштырмача зур участоклары су астында кала, хуҗалык эшчәнлеге бозыла, шактый гына матди зыян салына, хәтта кайвакыт халыкны да эвакуацияләргә туры килә. XX йөзнең соңгы чирегендә – 1979 һәм 1990 елларда көчле су басулар була.

Су басуларбелән көрәштә аеруча нәтиҗәле ысул булып елга агымын көйләү тора. Моның өчен елгаларда сусаклагычлар төзү таләп ителә, алар исә ташу вакытында суның бер өлешен тоткарлыйлар. Иделдә Куйбышев сусаклагычы төзелү белән экстремаль су басу куркынычы бетерелә. Боз тыгылуны булдырмас өчен елга юлларын турылау, ягъни турайту, чистарту һәм тыгылу булырга мөмкин урыннарны тирәнәйтү эшләре үткәрелә; шулай ук бозны махсус шартлаталар яки боз китү алдыннан махсус суднолар ярдәмендә аны вак кисәкләргә ваталар.

Мәкаләдәге сылтамалар